Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. мебель ремонты сузылган очракта кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Узган ел ахырында ул кухня гарнитурын сатып алган. Бераздан кыйммәтле материалдан ясалган фасад ишекләрендә тигезсезлекләр һәм таплар барлыкка килүен ачыклый. Агымдагы елның апрелендә кулланучы сатучыга җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән мөрәҗәгать итә. Сатучы дефектлы ишекләрне кабул итеп алган, әмма хәзерге вакытка кадәр җитешсезлекләрне бетереп хуҗасына тапшырмаган, төрле тәкъдимнәр белән үз йөкләмәләренең үтәлешен кичектереп килүен дәвам итә.
Кулланучыга гамәлдәге законнарга нигезләнеп аңлатма бирелде. Шулай итеп, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы (алга таба - Закон) нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы, сатучы тарафыннан сүз куешылмаган очракта, җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерүне таләп итәргә хокуклы. Законның 19 статьясы нигезендә, якларның килешүендә язма рәвештә билгеләнә торган җитешсезлекләрне бетерү срогы кырык биш көннән артмаска тиеш. Законның 23 статьясы нигезендә, җитешсезлекләрне бетерү срокларын бозган өчен, мондый җитешсезлекләргә юл куйган сатучы кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойканы (пеня) срогы чыккан һәр көн өчен түли.
Алынган мәгълүматтан соң кулланучы Закон тулысынча аның ягында дигән нәтиҗәгә килә. Аңа дәгъваны төзүдә ярдәм күрсәттеләр һәм аның таләпләрен ирекле тәртиптә үтәмәгән очракта, ул бозылган хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, дип аңлаттылар. Территориаль орган белгечләре дәгъва гаризасы проектын төзүдә хокукый ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.