Буклетлар тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирү һәм агарту проблемасының актуальлеге югары булып кала бирә. Бу бигрәк тә кулланучыларның иң йомшак категориясенә - пенсионерларга кагыла.

«Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе – үзәк китапханәне, үзәк балалар китапханәсен һәм 47 филиалны үз эченә алган муниципаль китапханәләр челтәре.

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын үтәү кысаларында Казан шәһәре Үзәк китапханә системасы базасында (Вишневский ур., 10 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җәмәгатьчелек белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, семинарлар, консультация өстәлләре оештыра.

Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, мәгълүмати буклетлар таратылды, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга кагылышлы мәгълүмат бирелде.

Буклетлар тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә - мәгълүмати материалларның тар юнәлешле булуы, киңәш һәм белешмә характерында булуы, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International