Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән үткәрелә.
Чара барышында күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә һәм килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнардагы соңгы үзгәрешләрне аңлаттылар, товарлар сатканда кулланучылар һәм сатучылар арасында мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, тиешле сыйфатлы суыткычны сатып алу мәсьәләсе буенча претензия хаты проектын төзүдә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Кулланучылар өчен кулай булган урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны һәм территориаль орган визиткалары урнаштырылды.