Консультация пункты эше дәвам итә

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү. Кабул итү барышында кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозу очрагында гамәлләр тәртибе һ. б. мәсьәләләр каралды.

Шулай ук территориаль орган реквизитлары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International