Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, әлеге тематикага төрле белешмәлекләр таратылды.
Чара дәвамында ике кулланучыга товарда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Аерым алганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясы нигезендә, әгәр сез нәрсә дә булса сатып алган булсагыз, ә товар ватылган булса, сез аны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга теләмисез икән, кибет хисабына ремонт ясауны таләп итәргә мөмкин, дип аңлатылды. Әйтик, кухня гарнитурына бәйле очракта, шкафчикларның элмәкләре ватылганда, яки пыяласы ватылганда, кухня гарнитурын тулысынча ремонтка тапшыру мөмкин түгел. Бу очракта сатучыга шалтыратырга һәм мастер тарафыннан элмәк һәм пыяланы алыштыруын сорарга тәкъдим ителә. Кухня яңа кебек булачак, ә кулланучы берни дә югалтмаячак.
Үз хокукларын тормышка ашыру өчен бер кулланучыга товарның сатучысына җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән претензия җибәрергә тәкъдим ителде. Өстәвенә, кулланучының моны ничек эшләргә кирәклеген сайлау мөмкинлеге бар:
- кухня гарнитурын сатучы ремонтлый;
- башка кемдер ремонтлый икән, түләүне сатучы башкара;
- кулланучы ремонт белән мөстәкыйль шөгыльләнсә, сатучы аңа чыгымнарны компенсацияли.
Дәгъвада мөрәҗәгать итү датасын һәм җитешсезлекләр бетереләчәк вакытны теркәргә кирәк. Теләсә кайсы товар өчен җитешсезлекләрне бетерү вакыты 45 көн. Телдән вәгъдәләргә ышанырга ярамый, барлык сроклар да документаль рәвештә теркәлергә тиеш. Кулланучы таләпләре ирекле тәртиптә төзәтелмәсә, киләчәктә бу судта кирәк булырга мөмкин. Әмма, ишек элмәкләре белән булган очракта кулланучы судлашып вакыт әрәм итмәскә дә мөмкин, ләкин әгәр дә машина ватылса, ремонт сузылган булу сәбәпле, яңа автомобильне таләп итәргә мөмкин булачак.
Озак файдаланудагы товарларга карата, күпчелек очракта, ремонт вакытында, шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны бирүне таләп итәргә мөмкин. Әмма бу кагыйдә барлык товарлар өчен дә эшли дигән сүз түгел. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әлеге таләп кагылмый торган озак вакытлы кулланыштагы товарлар исемлеге билгеләнгән. Мәсәлән, бу исемлеккә автомобильләр, мебель, шәхси гигиена һәм медицина әйберләре, зәркән эшләнмәләре һ. б. керә.
Кулланучыларга шулай ук товарның кимчелекләрен бетергән очракта, гарантия срогы товарның кулланылмаган вакытына озайтыла, дип аңлаттылар.