Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын судка кадәр тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укытуга юнәлдерелгән эш алып бара. Әйтик, 2022 елның 16 августында Чистай территориаль органы консультанты тарафыннан «Скарлетт» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар үткәрелде.
Кибет кулланучылар базарында егерме елдан артык эшчәнлек алып бара һәм хатын-кызлар киемен сату буенча специальләшә.
Чара барышында сәүдә объекты хезмәткәрләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
Сатучыларга товарда җитешсезлекләрне, товарны алыштыру яки сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару сроклары, шулай ук кулланучыларның тиешле сыйфаттагы товарны алыштыруга булган хокукларын аңлаттылар. Моннан тыш, сатып алганнан соң бәясе шактый үзгәргән очракта, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару тәртибен аңлаттылар.
Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.