Җиһаз сатып алу процессы шактый озак һәм четерекле генә түгел, кыйммәт тә. Статистика буенча, җиһаз сатып алуга чыгымнар урта статистик гаилә чыгымнары арасында өченче урынны алып тора. Сатып алына торган җиһазларга чыгымнарның әһәмиятен, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия законнары үзенчәлеген исәпкә алып, җиһаз сатып алуның кайбер кагыйдәләрен белергә һәм мөмкин булганча сатып алучыларны хаталардан кисәтергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре ТР Әлки районының «Алсу» җиһаз кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Чара барышында кулланучы үтенече буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясына аңлатма бирелде. Әлеге статьяның нормасы нигезендә, сатып алучы, сатып алынган җиһазларны (диван, өстәл, урындык һ.б.) формасын, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта 14 көн эчендә, сатып алынган көнне санамыйча һәм берничә әйбердән торган җыелма яки гарнитур булып тормаса, товар төрен, куллану үзенчәлекләрен, фабрика ярлыкларын саклап калган очракта, тиешле сыйфаттагы мебельне алмаштырырга хокуклы. Кулланучының сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатып алучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләбе товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Сыйфатлы җиһаз гарнитуралары һәм комплектлары алмашуга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, чөнки ул кире кайтарылырга һәм алмашырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.