Кулланучы белемен арттыру өчен берничә семинар үткәрелде

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрелде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карарлары белән таныштылар.

Семинар барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу таләпләрен аңлаттылар.

Шулай ук хезмәткәрләр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде - супермаркетлар мегаполис халкы өчен гадәти күренеш булсан, авылларда берничә авыл кибете генә бар, анда азык – төлек һәм башка товарлар сатып алу өчен кулланучылар мөрәҗәгать итә. Тәкъдим ителгән продукция ассортиментының киңлеге генә түгел, бәяләр дә мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек бәяләренә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International