Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларның аң-белемен, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Мәҗбүри сертификацияләнергә тиешле продукциянең бердәм исемлеген һәм продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 елның 982 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән таныштылар.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хезмәт күрсәтү культуралары мәсьәләләре актуаль булып кала бирә, шуңа күрә чараны уздыру барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу таләпләре, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында аңлатылды.