Хуҗалык итүче ике субъект өчен семинар-уку үткәрелде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарлары сатучы «Чико» ҖЧҖ һәм «Чико групп» ҖЧҖ кибетләре җитәкчеләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Чара барышында хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре (алга таба – Закон) һәм ваклап сату – алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Аерым алганда, яраклылык срогы чыкканнан соң товарлар сату тыелу турында Законның 5 статьясын карадылар. Моннан тыш, кулланучыларның сыйфатлы товарга акча кайтару таләбе белән бәйле бәхәсле хәлләрне дә карадылар. Бизнес вәкилләренә тиешле сыйфатлы азык-төлек товарларын алыштыру һәм кире кайтару законда каралмаган дип аңлатылды.

Семинар ахырында барлык катнашучылар өчен дә катлаулы булган, сатып алучы тарафыннан сәүдә залында сатучыга китерелгән зыянны түләтү турындагы хәлне карадылар. Сатучыларга кибеткә китерелгән зыянны сатып алучының үз иреге яки суд тәртибендә генә түләтә алуын, сатып алучыны компенсациягә мәҗбүр итә алмавын аңлаттылар.

Сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук кызыксынган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International