Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Канцлер» кибетендә сатучы өчен семинар–уку һәм кулланучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Кибеттә канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сатыла.
Чара вакытында сатучыга товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, товарны алыштыру яки сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару сроклары, шулай ук кулланучының сыйфатлы товарны алыштыруга хокукы аңлатылды. Сатучы теләге буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясын җентекләп карадылар, ягъни: кулланучыларның сыйфатлы товарны алыштыруга хокукы турында. Кибеттә сатыла торган бөтен товар да алмашып булмый торган товарлар исемлегенә керми икән.
Консультация үткәрү вакытында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның аерым нигезләмәләре һәм ваклап сату–алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Оффлайн һәм онлайн сату арасындагы аерманы карадылар, теге яки бу товарны сатып алганда кулланучылар өчен аларның уңай һәм тискәре яклары аңлатылды.
Чара барышында теләге булган һәркемгә «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары һәм буклетлар тапшырылды.