Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең куллану белемен арттыру максатыннан, Чистай инвалидлар шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Чара барышында, җәмгыять әгъзалары соравы буенча, кулланучылар базарындагы товарлар сатканда һәм хезмәт күрсәткәндә кулланучыларга өстәмә хезмәтләр күрсәтү белән бәйле хәлләрне карадылар.
Әйтик, бер кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16 статьясы нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары яисә башка хокукый актлары белән билгеләнгән кагыйдәләр белән чагыштырганда кулланучы хокукларын кысучы шартнамә шартлары гамәлдә түгел дип танылуы турында аңлатма бирелде. Закон бер товар (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алганда мәҗбүри рәвештә икенче товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) өстәт сатуны тыя. Кулланучыга товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) ирекле сайлап алу хокукын бозу сәбәпле китерелгән югалтулар сатучы (башкаручы) тарафыннан тулысынча түләнә. Сатучы (башкаручы) кулланучының ризалыгыннан башка түләү өчен өстәмә эшләр, хезмәтләр башкарырга хокуклы түгел. Кулланучы мондый эшләрне (хезмәт күрсәтүләрне) түләүдән баш тартырга хокуклы, ә аларны түләгән очракта, сатучыдан (башкаручыдан) түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының өстәмә эшләрне, хезмәтләрне башкаруга ризалыгы, Федераль законда, башкасы каралмаган очракта, сатучы (башкаручы) тарафыннан язма формада рәсмиләштерелә.
Шулай итеп, Закон кулланучыларның законлы мәнфәгатьләре сагында тора, әмма килешү төзегәндә кулланучы игътибарлы булырга тиеш.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.