Кулланучы мәнфәгатьләрен яклау сагында

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Марат Солтанов ТР Аксубай муниципаль районы гражданнарын шәхси кабул итте, аның барышында сәүдә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр булды.

- Быелның апрелендә кибеттән телевизор сатып алдым, анда гарантия срогы дәвамында җитешсезлек ачыкланды. Сыйфатны тикшергәннән соң, завод җитешсезлеген ачыклау турында акт бирелде. Кибеттә алмашуга телевизорның әлеге моделе юк, диделәр. Өстәмә түләү белән кыйммәтле башка модельдәге телевизор сатып алырга тәкъдим иттеләр. Бу очракта мин нишләргә тиеш? - дигән сорау белән кулланучы мөрәҗәгать итте.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 18 статьясы нигезендә консультация бирелде - кулланучы үзенә тиешле сыйфатта булмаган товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча түләтүне таләп итәргә хокуклы. РФ Законының 24 статьясындагы 4 пункты нигезендә, сыйфатсыз товарны кире кайтарганда кулланучы килешү белән билгеләнгән товар бәясе белән тиешле товар бәясе арасындагы аерманы мондый таләпне ирекле канәгатьләндергән вакытта яки таләп ирекле рәвештә канәгатьләндерелмәгән очракта, суд карары чыгарган вакытта түләтүне таләп итәргә хокуклы. Шулай итеп, РФ Законының 24 статьясы шундый ук товар сатып алсын өчен һәм кулланучы таләпләрен канәгатьләндергән вакытта мондый товарга бәя арткан очракта да кулланучының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.

Кулланучыларның барлык сорауларына гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде, сатучы адресына дәгъваны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде, мөрәҗәгатьләр алга таба карау өчен контрольгә алынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы территориаль орган җитәкчесенә шәхси кабул итүгә 8(8555) 36-63-85 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International