Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә торган чаралар кысаларында, үсентеләр ярминкәсендә кизү торды.
Кулланучылар үз хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар:
- азык-төлек булмаган товарларда дефект ачыкланган очракта нишләргә;
- фасоны, зурлыгы буенча туры килмәгән товарны кире кайтарып буламы;
- яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарын ачыклаганда кая мөрәҗәгать итәргә?
Кулланучыларга шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләүле товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.