Сатучының товарга гарантия срогын киметергә хокы юк

2022 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша сатучы тарафыннан товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен үтәү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать керде.

Кулланучы кибеттән товар сатып алган, аңа сатучының документы нигезендә алты айга гарантия срогы билгеләнгән. Гарантия срогы чыкканнан соң товарда җитешсезлекләр ачыклана. Паспорт һәм товарга гарантия талоны белән танышканнан соң, сатып алучы җитештерүче-заводның товарга гарантия срогы унике ай, ягъни сатучы билгеләгәнгә караганда озынрак итеп билгеләнүен ачыклаган. Кулланучы сатучыга сыйфатсыз товар өчен акчасын кире кайтару таләбе белән мөрәҗәгать итә. Әмма сатучы таләпләрне үтәүдән баш тарткан, чөнки ул билгеләгән товарга гарантия беткән,дип аңлата.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы аңлатылды (алга таба – Закон). Әйтик, Законның 5 статьясындагы 6 пункты нигезендә сатучы товарга гарантия срогын – товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә, шул исәптән товарны алыштырырга яки аның өчен акчаны кире кайтарырга тиеш чор билгеләргә хокуклы.

Әлеге статьяның 7 пункты нигезендә сатучы товарга җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән очракта, гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Сатучы җитештерүче билгеләгән гарантия срогы чыкканнан соң товардагы ачыкланган җитешсезлекләргә карата йөкләмәне кабул итәргә хокуклы. Сатучының өстәмә йөкләмәсен тоту, мондый йөкләмәнең гамәлдә булу срогы һәм мондый йөкләмә буенча Кулланучы хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе кулланучы белән сатучы арасында килешү белән билгеләнә.

Шул рәвешле, сатучы җитештерүче заводына караганда азрак вакытка товарга гарантия срогын билгеләргә хокуклы түгел. Ул товарга гарантияне арттырырга, ягъни өстәмә йөкләмәне кабул итәргә хокуклы.

Сатучы гамәлләрендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнарны бозу күздә тотыла. Кулланучыга сатучыга аның законлы хокукларын үтәү таләбе белән дәгъва җибәрергә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International