Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре К(И)ФУ студентлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законны практик куллану» дигән темага семинар үткәрде.
Әлеге чараны уздыруның төп максаты - компанияләрнең булачак хезмәткәрләренең компетентлык дәрәҗәсен күтәрү, халыкка сәүдә итү, ваклап сату өлкәсендә хезмәт күрсәтү, кулланучыларның нигезсез дәгъваларына юридик яктан дөрес җавап бирергә мөмкинлек бирүче белем һәм күнекмәләр, шулай ук кулланучылар экстремизмын профилактикалау ысулларын алу.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
- сыйфатсыз товар саткан очракта кулланучы хокуклары;
– сату-алу килешүеннән баш тарту һәм аның нәтиҗәләре;
- техник яктан катлаулы товарларга карата дәгъва белдерүнең үзенчәлекләре;
- касса (товар) чегы булмау нәтиҗәләре, шул исәптән сыйфатлы товарны алыштыру очраклары;
- җитешсезлекләрнең барлыгы һәм сәбәпләре турында бәхәсләр булган очракта, сыйфатны тикшерү һәм экспертиза үткәрү;
- эре габаритлы товарларга карата дәгъва белдерүнең үзенчәлекләре (алмаштыру, ремонт һ.б.).
Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.