Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гр. Х мөрәҗәгать итте. Ул сатучыга җитешсезлекләре ачыкланган зур габаритлы товарны гарантия ремонтына китерү белән бәйле өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорады.
Авыл җирендә яшәүче хатын-кыз шактый кыйммәтле ике камералы суыткыч сатып алган. Сатып алганнан соң ун ай узгач, гарантия срогы дәвамында, суыткычта җитешсезлекләр ачыкланган. Кулланучы бу турыда сатучыга хәбәр итә. Сатучы исә гарантияле ремонт ясарга риза булуын, тик үз автомобиле ватылу сәбәпле, сатып алучыга суыткычны кибеткә үз хисабына алып килергә тәкъдим итә. Кулланучының соравы:
- Товарны гарантия ремонтына кем хисабына илтеп бирергә кирәк соң?
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) аңлатылды. Бу канунның 7 пункты сатучы өчен өстәмә җаваплылык билгели. Закон сатучыны, ераклыкка карамастан, үз хисабына зур һәм биш килограммнан артык авырлыктагы товарны ремонтлау, бәяләү, алыштыру һәм кулланучыга кире кайтару өчен, алып килергә мәҗбүр итә. Әмма бу вазыйфаны сатучы үтәмәгән очракта, товарларны илтеп тапшыру да, кире кайтару да кулланучы тарафыннан башкарылырга мөмкин. Шул ук вакытта сатучы кулланучыга әлеге товарларны илтеп тапшыру һәм кире кайтару белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш.
Шулай итеп, товарны кулланучы көче белән китергәндә, ул аны сатучыга китерү өчен иң уңайлы ысулны билгели. Шул ук вакытта сатучы кулланучыга бары тик кирәкле чыгымнарны, ягъни тиешле чикләрдә җитештерелгән чыгымнарны гына түләргә тиеш. Кире кайтару күләме буенча каршылыклар килеп чыкса, бәхәс суд тәртибендә хәл ителә.
Сатучының кулланучыга товар китерү чыгымнарын түләү бурычы кимчелекле товар сатылган очракта гына була. Сатучы товардагы җитешсезлекләр килеп чыгуда кулланучының гаебен исбатласа, ул товарны илтеп китеру буенча тотылган чыгымнарны түләүдән баш тартырга хокуклы.
Кулланучыга вакытны әрәм итмәс өчен, сатучыга суыткычны үз хисабына китерергә һәм чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә киңәш ителә.