Өлкәннәр көне кысаларында Йолдыз авылы халкы белән очрашу оештырылды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

2022 елның 6 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Йолдыз авылы халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Авыл халкы белән очрашуда товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы белән сатучы мөнәсәбәтләрен җайга салучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясына җентекләп тукталдылар. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товардагы җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле ситуацияләрне карадылар.

Гражданнарга, техник яктан катлаулы товардагы җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә алыштыруны таләп итәргә хокуклы дип аңлатылды. Бу срок беткәч күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә үтәлергә тиеш:

- зур кимчелекне ачыклау;

- әлеге Законда билгеләнгән товар җитешсезлекләрен бетерүнең срокларын бозу;

- товарны гарантия срогы дәвамында, төрле җитешсезлекләрне берничә тапкыр бетереп, утыз көннән артык җыелып кулланмау .

Семинар вакытында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы сораулар белән бергә «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нормаларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International