Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм киметү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Тәтеш районы сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрәләр. Чараларның төп максаты - кулланучылар базары өлкәсендә хокукый белемне күтәреп, район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү.
Атна саен контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты ваклап сату челтәрендә республикада җитештерелгән «Белый Кремль» сырасына һәм эконом-класслы аракы бәяләренә мониторинг үткәрә.
Мондый төр визит кысаларында «Бристоль» кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация эше үткәрелде. Хуҗалык итүче субъектның вәкилләренә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре аңлатылды. Бу өлкәдә законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.
Цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучыларның хокукларын да карадылар, чөнки банкның пластик картасы түләү чарасы буларак хәзерге кеше тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Сатыла торган товарларга һәм кулланучының почмагына, бәя белешмәләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы турында һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүматның булуы, оешманың билгесе һәм товарлар турында рус/татар телләрендә мәгълүматлар булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.
Кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сораулар буенча 8(84373) 2-62-80 номеры аша кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.