Әлмәт территориаль органына кулланучы шалтыратты. Шәһәрдә эшләүче бер күчмә ярминкәдә ул кышкы аяк киемен сатып алган. Икенче көнне пенсионер ханым бу аяк киемен кире алып килә, чөнки формасы һәм күләме буенча туры килмәвен ачыклый. Ләкин, сатучылар аның аяк киемен алудан баш тарталар, барлык аяк киеме дә ышанычлы һәм «гадел билге» системасы аша сатыла, шуңа күрә кире кайту һәм алмашу мөмкин түгел, дип аңлаталар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, шул уңайдан, хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрделәр.
Кышкы аяк киеме сату ярминкәсен оештырган шәхси эшкуар, сатучылар, шулай ук сатып алучылар ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.
Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән һәм товарларны ваклап сатканда сатучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Аяк киеме Россия Федерациясенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган «Алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге»нә керми. Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясында беркетелгән, анда кулланучының товар төрен, куллану үзенчәлекләрен, фабрика ярлыкларын саклаганда ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алыштыруга хокукы бар, яки кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шуңа күрә тиешле сыйфатлы аяк киемен кире кайтарудан баш тарту законлы түгел.