Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе вәкилләре «Гарант» җитештерү предприятиесендә булдылар. Аксубайда халыкны икмәк-күмәч эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча берничә объект эшли. Болар - «Актай», «Стимул», «Гарант» җитештерү предприятиеләре һәм башкалар. Район халкы иң яхшы икмәкне һәм иң тәмле бәлешләрне кайда сатуларын беләләр. Һәркемнең үз тәме бар һәм кешеләр бу товарны еллар дәвамында сыналган аерым бер җитештерүчеләрдән сатып ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова Аксубай районындагы Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлегенең беренче разрядлы белгече Гүзәл Исмәгыйлова белән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре пешерү цехларында, кулинария цехында булдылар. Белгечләр хезмәткәрләр очраштылар, аралаштылар, профилактик әңгәмә үткәрделәр.
– Азык-төлек продукциясе җитештерүдә иң мөһиме - сыйфат, куркынычсызлык, - дип билгеләп үтте Гүзәл Исмәгыйлова.
Ул азык-төлек продукциясе иминлеге буенча техник регламент, җитештерү контролен үткәрү, маркировкалау, продукция саклаганда товар күршелеге үтәлеше буенча техрегламент үтәлешенә тукталды.
Персонал белән профилактик әңгәмә кызыксыну уятты, алга таба эшлекле диалогка күчте.