Бөтендөнья сыйфат атналыгы ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Сити Молл» сәүдә үзәгенең эшкуарларын һәм кулланучыларын игътибарсыз калдырмады. Белгечләр профилактик чара үткәрделәр, анда товарларны кире кайтару һәм алмашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Сәүдә нокталарында сатучыларга сыйфатлы товар сату һәм сатып алу очракларында төп хокуклар һәм бурычлар аңлатылды. Зурлыгы һәм фасоны буенча туры килмәгән сыйфатлы товарны кире кайтару мәсьәләсенә кагылдылар. Кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы нормалары аңлатылды. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елдагы 2463 номерлы Карарын карадылар.
Чараны уздыру кысаларында сәүдә үзәге территориясендә кулланучыларга Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр таратылды: «Кулланучы сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы», «Дәгъваны ничек дөрес төзергә» һәм башкалар. Буклетларны тарату - нәтиҗәле мәгълүмати-аңлату эше. Белешмәләрдә мәгълүмат кулланучыга үзен кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чарада катнашучыларның барысына да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында хәбәр иттеләр: 8(8552)71-43-03.