Кулланучылар базарында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә, намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә карата белемле таләпләр белдерүче таләпчән кулланучы тәрбиясеннән башка нәтиҗәле куллану базарын үстерү мөмкин түгел. Бозылган хокукларны торгызуда турыдан-туры ярдәм итүдән тыш, халыкның кулланучылар һәм хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән профилактик чараларга да зур игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат һәм белем бирү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Гражданнарның хокукый белеменн күтәрү, аларга Кулланучылар культурасы күнекмәләрен сеңдерү максатларында мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләре – киң даирә халыкка, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Интернет-ресурсларны җәлеп итеп, кулланучылар хокуклары һәм бу хокукларны тормышка ашыру гамәлләре турында мәгълүмат бирү.
Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Изыскательләр урамында урнашкан «Магнит» һәм «Чаллы икмәге» кибетләре янында «Белемле кулланучы» акциясе үткәрелде.
Акциянең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетларын, шулай ук халыкның кулланучылар һәм хокукый белемен күтәрү өчен «Татарстан кулланучылар хәбәрдарлыгы» газетасын тарату һәм «кайнар линия» эше белән таныштыру. Һәр буклетның үз юнәлеше бар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен территориаль органнар координаталары бар. Белгечләр тарафыннан айлык акцияләр Минзәлә шәһәренең башка сәүдә объектлары территориясендә дә оештырылачак.