Продукция дегустациясе булды

2022 елның 13 ноябре, якшәмбе

Теләче районы Теләче авылында урнашкан ШЭ Әгъләмова И.Р. «Хәләл Маркет» сәүдә объектында күргәзмә-дегустация узды. Чара барышында барлык теләүчеләр күргәзмәдә тәкъдим ителгән ит кисү белән танышып, аның тәмен татып карау мөмкинлегенә ия булдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова бу чарада катнашты һәм республика кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру темасына чыгыш ясады. Җирле продукциянең барлык өстенлекләре - чималның натуральлеге, сыйфаты, яңалыгы аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану тәртибе, норматив документация таләпләрен үтәү каралды; продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы өлешендә кулланучылар өчен ышанычлы мәгълүмат бирелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International