Химик чистарту барышында башкаручы тунны бозган

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. химчисткага тапшырылган әйбернең бозылуына бәйле ситуациядә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Салкыннар башланыр алдыннан ханым тунын яңартырга булган һәм оешмаларның берсе белән химик чистартуга килешү төзегән. Эшләр башкарылганнан соң, тунның кыскаруы, утыруы ачыкланган һәм башка мөһим кимчелекләр барлыкка килгән, бу кимчелекләр өс киемен максатчан кулланырга мөмкинлек бирми.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 статьясына нигезләнеп аңлатма бирелде. Әгәр дә эш кулланучының материалыннан (әйбереннән) тулысынча яки өлешчә башкарылса, башкаручы бу материалны (әйберне) саклау һәм аны дөрес куллану өчен җаваплы. Башкаручы кулланучыга тапшырылган материалның (әйберләрнең) яраксызлыгы яки сыйфатсызлыгы турында кисәтергә тиеш.

Кулланучыдан алынган материалны (әйберләрне) тулысынча яки өлешчә югалткан очракта, башкаручы өч көн эчендә аны охшаш сыйфатлы бертөрле материал (әйбер) белән алыштырырга һәм кулланучы теләге буенча бертөрле материалдан (әйбер) эшләнмәсен тиешле вакыт эчендә әзерләргә, ә охшаш сыйфатлы бертөрле материал (әйбер) булмаганда – кулланучыга югалткан (зыян күргән) бәясен ике тапкыр арттырып кайтарырга тиеш.

Кулланучыга башкаручы адресына дәгъва әзерләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренең хокукый ярдәменнән файдаланырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International