23.11.2022 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары уздырылды.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 21.09.2020 елның 1514 номерлы көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.
Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турындагы актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар аңлатмасы белән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.