Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Т. Сатучы тарафыннан электр су җылыткычына гарантия ремонты ясаудан баш тарту очрагына кагылышлы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Узган елның октябрь аенда ул электр су җылыткычын сатып алган. Завод тарафыннан билгеләнгән товарга гарантия срогы ике ел тәшкил итә. Бер елдан соң товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән, һәм ул сатучыга гарантия ремонтына тапшырылган. Товарны сервис үзәге тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча, сатып алучыга гарантия ремонтында су җылыткычына техник хезмәт күрсәтү (ТО) үткәрү һәм магний анод тузу турындагы билге булмау сәбәпле, баш тарткан. Ләкин, завод тарафыннан билгеләнгән гарантия хезмәте шартлары буенча, бу гамәлләр гарантия вакыты эчендә каралмаган. Сатып алучы кулланучы буларак аның хокуклары бозылган дип уйлый.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясына нигезләнеп аңлатма бирелде. Товар җитешсезлекләренең сәбәпләре турында бәхәс булганда, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертиза бәяләмәсенә суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы. Гарантия срогы билгеләнгән товарга карата, сатучы товарны кулланучыга тапшырганнан соң, товарны куллану, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен, өченче затларның гамәлләрен бозу нәтиҗәсендә барлыкка килүләрен исбатламаса, җитешсезлекләр өчен сатучы җаваплы.
Кулланучы үтенече буенча аңа дәгъва проектын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде. Аны сатучы адресына заказлы хат белән җибәрергә киңәш ителә. Кирәк булган очракта территориаль орган белгечләре дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.