Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең «Лагуна» сәүдә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырдылар.
Форсаттан файдаланып, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар бирә алдылар. Алабуга шәһәрендә яшәүче, балачактан ук 1 төркем инвалид, шундый сорау белән мөрәҗәгать итте:
-Интернет-кибеттә сатып алынган әзер пәрдәләр өчен акчаны кире кайтара аламмы?
Яр Чаллы территориаль органы консультанты Татьяна Костина аңлатып узганча, кызыксындырган товарны сатып алуның дистанцион ысулын сайлаган кулланучы хокуклары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 26.1 статьясы тарафыннан якланган. Статьяның нигезләмәләре сыйфатлы товардан аны тапшыруга кадәр, шулай ук ул узганнан соң - җиде көнгә кадәр вакыт эчендә баш тартырга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срок өч айга кадәр озайтыла, әгәр товар тапшырганда аны кире кайтару процедурасы һәм вакыты кулланучыга язма рәвештә җиткерелмәсә.
Чарада катнашкан һәркем «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасының соңгы санын, төрле тематикадагы мәгълүмат буклетларын бүләк итеп алды.