2022 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллин Арча муниципаль районы Носы төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Дәрес барышында кулланучының, сатучының төп хокуклары һәм бурычлары, территориаль орган практикасыннан кызыклы мисаллар белән аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардан терминнар яңгырады. Сатып алынган товарда кимчелекләр ачыкланган очракта гамәлләр алгоритмы җиткерелде. Ягъни, дәрестә кулланучылар көн саен очраткан иң актуаль проблемалар кузгатылды. Территориаль органга мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелде.
Укучылар үз хокуклары һәм якыннарының хокуклары турында, шулай ук законнар кысаларында хокукларын ничек яклый алулары турында белгәч, лекция белән аеруча кызыксындылар.
Белемнәрне тирәнәйтү өчен, дәрес ахырында укучыларга кулланучылар өчен белешмәләр, «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы, сәүдә кагыйдәләре һәм эссе җыентыгы таратылды.