Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.
Очрашу актив әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерүнең ысулларына һәм тәртибенә, төрле конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Әгәр аяк киеме яки кием үлчәме буенча туры килмәсә, товарда җитешсезлек ачыкланса, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кире кайтарып булганлыгы, нишләргә икәнлеге турында аңлатмалар бирелде. Катнашучылар уңышсыз чәч кисүдә дә, киемнәре бозылганда да, кунакханәдә ял иткәндә дә, башка көтелмәгән очракларда да Законның кулланучылар ягында торуын белделәр.
Һәр кешенең, сәламәтлегенә карамастан, җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булу мөмкинлеге бар, һәркемнең дә белем һәм һөнәри күнекмәләр алуы бик мөһим. Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз-үзләрен, сәләтләрен, потенциалын аңларга булышырга тиеш.
«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр уздырылган чара өчен зур рәхмәт белдерделәр.