Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка Л. кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, сафтан чыккан товарга гарантия срогы мәсьәләсе буенча аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Узган ел бу хатын-кыз люстра сатып алган, ләкин гарантия срогы дәвамында ул сафтан чыккан. Сатып алучыга товарны яңа люстрага алмаштырганнар, шул ук вакытта яңа товарга гарантия срогы беренче товарга куелган вакыт гамәлдә булуын, ягъни гарантия срогы бер товардан икенчесенә күчүен аңлатканнар.
Гарантия вакыты эчендә кимчелекләр яңа люстрада да барлыкка килгән. Бу очракта гражданка Л. үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тели.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 статьясындагы 6 пункты (алга таба – Закон) аңлатылды. Гарантия срогы - товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш, әйтик, җитешсезлек кулланучы гаебе белән килеп чыкмаган очракта, акчаны кире кайтарырга яки алыштырырга тиеш.
Законның 21 статьясындагы 2 пункты нигезендә сыйфатсыз товар яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алыштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырганнан соң яңадан исәпләнә.
Шул ук вакытта гарантия срогы дәвамында сыйфатсыз товарны алмаштыру саны Закон белән чикләнми. Сайлау хокукы кулланучы артында кала.
Кулланучыга үз таләпләрен сайлап алырга һәм товар сатучыга язмача мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Бәхәсле хәл килеп чыккан очракта территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.