Сарман районында мәгълүмат сәгате оештырылды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре белән очрашулары ай саен уза. Бүген Сарман районында белгеч «Татарстан Республикасы кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага әңгәмә уздырды. Белгечкә түбәндәге сорау бирелде:

- Көчле салкыннар булды, һәм йорт өчен җылыткыч сатып алырга туры килде. Әмма, җылыткыч 13 кв. м. мәйданны җылыта алмады. Аны кибеткә кире кайтарып буламы?

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзова, моны һичшиксез җитешсезлек дип атарга ярамый, дип аңлатты. Товарның документларын игътибар белән укырга кирәк, әгәр кулланучыга сайлау хокукын тәэмин итә торган мәгълүмат үз вакытында бирелмәгән һәм дөрес җиткерелмәгән булса, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10, 12 статьялары нигезендә товарны кире кайтарырга мөмкин.

Барлык катнашучыларга кулланучылар базары темасына буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International