Минзәлә шәһәренең «Купец» сәүдә үзәгендә күчмә чара уздырдылар

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Купец» сәүдә үзәге хезмәткәрләре өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлату, шулай ук кредит биргәндә финанс хезмәтләре базарында хокук мәсьәләләре буенча күчмә чара уздырды.

Кулланучыларның дәгъваларын, аларны канәгатьләндерү срокларын карау белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрнең конкрет мисаллары каралды. Килеп туган ситуацияләрне хәл итү вариантлары һәм юллары тәкъдим ителде.

Күчмә чара барышында сатып алучыларга «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 71-43-03 һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы, техник яктан катлаулы товарлар исемлеге, парфюмерия-косметика продукциясен маркировкалау, товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр табылганда кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр таратылды.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе кысаларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен арттыру максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International