Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «1000 мелочей» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку үткәрде. Кибет көндәлек товарлар сатуда махсуслаша.
Сатуда көнкүреш химиясе күп, шуңа бәйле рәвештә сәүдә объекты хезмәткәрләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм товарларның әлеге категориясенә карата ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре җентекләп каралды.
Сатучыларга көнкүреш химиясе товарларын (аэрозоль упаковкадагы товарлар, юу чаралары) сатучы кулланучының таләбе буенча товарга товарны озату документлары белән таныштырырга тиешлеген аңлаттылар. Шулай ук катнашучыларга көнкүреш химиясе товарларында мәҗбүри рәвештә нинди мәгълүмат урнаштырылырга тиешлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук кибет хезмәткәрләренә товарда җитешсезлекләр, товарны алыштыру яки сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфатта булган товарны алмаштыруга кулланучылар хокукы ачыкланды. Моннан тыш, сатып алганнан соң аның бәясе үзгәрсә, сыйфатлы булмаган товар өчен акчаны кире кайтару тәртибе аңлатылды.
Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре кузгатылды. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле чишү тәртибен, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителә.