Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Село» ҖЧҖ (Арча районы) сәүдә объектында сатучылар өчен семинар-уку үткәрде. Әлеге объектта азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена предметлары) сатыла.
Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерүнең ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Сатучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе, товарларга карата таләпләр кую сроклары турында сораулар кызыксындырды, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеген, кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысулларын аныкладылар. Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатучыларның аеруча игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүне көчәйтүгә юнәлтелде.
Чара ахырында барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.