«Ветеран»үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендәге «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кизү тора. «Ветеран» үзәгенең төп бурычы инвалидлар белән индивидуаль реабилитация программасы нигезендә стационар шартларда социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү. Үзәктә әлмәтлеләр генә түгел, күрше шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сәламәтлекләрен ныгыта. Реабилитация узучы һәркемгә белгечләр индивидуаль якын килергә тырышалар. Үзәкнең белгечләре терапия сыйфатында дарулар белән дәвалануны гына түгел, ә сәнгать терапиясен, физик йөкләнешне һәм башкаларны да кулланалар.

Дәваланудан бушаган вакытта пациентлар өчен күңел ачу һәм танып белү чаралары оештырыла. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу, аларның вазыйфаи бурычларына халыкның кулланучылар белеме дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздыру керә. Ял итүчеләр белән чираттагы очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнарга кертелгән үзгәрешләр, 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Шулай ук гражданнарның территориаль органга мөрәҗәгатьләре практикасыннан мисаллар китерелде, конфликтлы ситуацияләрне чишү ысуллары, сатыла торган товарларга мәгълүмат (бәяләр) булмау һ. б. сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International