Инвалидлар җәмгыятендә укыту чарасы үткәрелде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукый белемен арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Чара вакытында, оешма әгъзаларының теләкләрен исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясын карадылар, чөнки күпләр азык-төлек булмаган сыйфатлы товарларны алыштыру буенча бәхәсле хәлләр белән очраша. Кулланучылар товарның формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, товарны сатып алган көннән алып ундүрт көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарларны алыштыру хокукына ия дип аңлаттылар. Алмашу, кайберәүләр теләгәнчә, тиз арада акча кайтару дигән сүз түгел. Алмашу товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, тартмасы, ярлыклары сакланган очракта башкарыла. Акчаны кире кайтару товарны китерү көнендә шундый ук товар сатуда булмаган очракта гына башкарыла. Кулланучының акчаны кире кайтару таләбе өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Моннан тыш, катнашучыларга алмашып булмый торган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Чагыштыру өчен дистанцион рәвештә алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Шулай ук башка мәсьәләләрне, аерым алганда, сыйфатсыз хезмәт күрсәткәндә кулланучыларның хокукларын карадылар.

Чара ахырында килгән сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International