Консультация өстәле барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаттылар

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре rонсультация өстәле барышында Әлки районы КФҮ бинасында бер үк сорау белән ике кеше мөрәҗәгать итте: «товар бәясе чектагы бәягә туры килмәсә, нәрсә эшләргә?»

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучыларга ваклап сату-алу килешүе буенча товар сатучы товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алуга кулланучы хокукын үтәүне тәэмин итәргә тиеш, дип аңлатылды. Товар сатып алу бәясе һәм шартлары турында мәгълүматлар мәҗбүри элементларның берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, әгәр кулланучы товар өчен түләгән һәм соңыннан гына хатаны күргән икән, кибет чек белән бәя арасындагы аерманы түләргә тиеш.

Бәяләрнең чектагы суммага туры килмәвен ачыклаганда кулланучыларга билгеле бер алгоритмга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Бәяләр турындагы мәгълүматны теркәп кую яхшырак. Сатучы белән бәхәс килеп чыкса, дәлил итеп куллану өчен товарга куелган бәя турындагы мәгълүматны теркәү кирәк булачак. Моның өчен бәяне фотога төшерергә яки шаһитлар алдында сатучы вәкилен товар бәясен урнашкан урынга чакырырга мөмкин, шулай итеп чек белән бәяләр арасындагы аерманы исбатларга була.

Сатып алуга ук кассирдан сатучының вәкаләтле вәкилен чакырырга һәм аңа телдән дәгъва белдерергә кирәк. Телдән дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта сатучыга килеп туган хәлне (вакыйга датасы, вакыты, товар исеме, бәя һәм чек буенча) тасвирлап язма дәгъва юлларга.

Шулай ук кулланучыларга алар дәгъвада күрсәтергә хокуклы таләпләр дә аңлатылды. Аларны үз теләкләре белән үтәмәгән очракта, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International