- Кер юу машинасын дистанцион ысул белән сатып алдым, ә ул ватылды, - дип мөрәҗәгать итте кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына.
Кәефсезләнгән хатын-кызга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы РФ Законының 26.1 статьясындагы 5 пункты нигезендә, товарны тиешенчә сатмау нәтиҗәләре югарыда күрсәтелгән Законның 18-24 статьяларында каралган нигезләмәләр аңлатылды.
Товар сатып алганнан соң 2 айдан артык вакыт узган һәм кер юу машинасы техник яктан катлаулы товар булганлыктан, югарыда күрсәтелгән статьялар нигезендә кулланучы кимчелекләрне бушлай бетерергә хокуклы.
Кулланучыга сатучыга товарның сыйфатына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, сатучының товарны тиешенчә кабул итәргә һәм сыйфатын тикшерергә тиешлеге аңлатылды.
Бүгенге көндә сыйфатсыз товар сервис үзәгендә. Кулланучыга әлеге вәзгыятьне уңышлы хәл итүне телибез.