Спас районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында «Аяк киемнәре» кибетендә консультация өстәле оештырды. Чара барышында «Экологик чиста энергиягә һәм продукциягә күчү юлы белән кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» темасы аңлатылды, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирелде.
Аяк киеме кибете булганлыктан, күпчелек сораулар аяк киемен кибеткә кире кайтару вакытына кагылган иде. Чара барышында кулланучыларга сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе аңлатылды.
Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә, зурлыгы яки фасоны буенча туры килмәгән сыйфатлы аяк киемен, сатып алу көнен исәпкә алмаганда, 14 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Сыйфатсыз аяк киемен гарантия срогы дәвамында кайтарырга мөмкин. Гарантия вакыты гадәттә аяк киеме җитештерүче тарафыннан билгеләнә. Хәзерге ГОСТлар буенча, әлеге срок 30 көннән дә ким булмаска тиеш. Гомуми кагыйдә буенча гарантия срогы сатып алу көненнән соң икенче көннән исәпләнә, әмма аяк киеме сезонлы товарларга карый, шуңа күрә гарантия срогы сатып алу көненнән түгел, ә тиешле сезон башыннан исәпләнә. Сезонның башлану вакыты Россия Федерациясенең һәр субъекты тарафыннан конкрет төбәкнең климат шартларыннан чыгып билгеләнә. ТРда сезонлы чорлар түбәндәге даталар белән билгеләнгән: язгы сезон 16 марттан, җәйге сезон 16 майдан, көзге сезон 1 сентябрьдән, кышкы сезон 16 ноябрьдән башлана.
Сатып алучы сыйфатсыз товар сатып алган очракта, аңа сатучыга язмача дәгъва белдерергә киңәш ителә. 2021 елның беренче гыйнварыннан, кулланучының дәгъвасы килгән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиеш.
Чара ахырында РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карары белән расланган аяк киеме товарларын маркировкалау кагыйдәләрен карадылар.
Чара барышында эштә куллану һәм танышу өчен кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән буклетлар тапшырылды.