Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, 2023 елның 16 мартында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәренең «Мега центр» сәүдә үзәгендә хуҗалык итүче субъектлар өчен чара уздырылды.
Мондый чараларны үткәрүнең максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларга юл куймау һәм аларны кисәтү. Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның кулланучылар хокуклары һәм сатучының бурычлары буенча төп таләпләренә кагылышлы консультацияләр бирелде, чөнки нәкъ менә законны белмәү сәбәпле эшмәкәрләр һәм аның вәкилләре еш кына кулланучы хокукларын бозалар. Кулланучылар товар сыйфаты буенча мөрәҗәгать иткәндә хуҗалык субъектының гамәлләре тикшерелде, эшкуарларда гражданнар белән үзара хезмәттәшлек барышында барлыкка килгән мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды.
Үз бизнесларын нәтиҗәле алып бару белән кызыксынган эшмәкәрләр, мондый консультацияләрдән соң, кулланучының таләпләрен үтәү турында тиешле карар кабул итәләр, эшне суд тикшерүләренә кадәр китереп җиткермиләр. Һәм еш кына территориаль орган белгечләренә теге яки бу ситуациядә ничек эш итәргә һәм үз гамәлләре белән кулланучыларның законлы хокукларын бозмаска дигән киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.