Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча ҖЧҖ белгечләре белән берлектә Алабуга муниципаль районының «Тандер» АҖ сәүдә челтәрендә хезмәткәрләр өчен дә, кулланучылар өчен дә РФ Законы таләпләрен үтәү өлкәсендә консультация ярдәме күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация өстәле үткәрделәр.
Бу очрактан файдаланып, кулланучылар үз хокукларын яклау өлкәсендә, азык-төлек санитар нормалары таләпләре буенча да сораулар бирә алдылар. Кулланучыларга аларның һәр конкрет очракта хокуклары һәм бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе законнарның төп нигезләмәләренә сылтама белән аңлатылды.