Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка З. мөрәҗәгать итеп, мебель ясауга шартнамә төзү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорады.
Эш шунда ки, ул кухня гарнитуры ясау турында килешү төзегән, әмма әзерләү вакыты бозылган. Моннан тыш, аерым шкафларның зурлыгы килешүдә күрсәтелгәнгә туры килмәве ачыкланган.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының «Эшләрне башкарганда (хезмәт күрсәткәндә) кулланучылар хокукларын яклау» дигән III бүлегенең аңлатмасы бирелде.
Киләчәктә гражданка З. га җиһазлар ясаучы фирманы сайлаганда ашыкмаска киңәш ителә. Компания яки шәхси эшмәкәр (алга таба башкаручы) яхшы репутациягә ия булырга тиеш, эш башкару мисаллар белән ныгытылырга тиеш. Килешү сатып алу - сату турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында төзелергә тиеш.
Мебель ясау турында килешү төзегәндә мөһим детальләргә игътибар итәргә кирәк: килешү һәм аңа кушымта грамоталы һәм тулы күләмдә төзелергә тиеш. Килешүнең мөһим шартлары булып: түләү тәртибе, эшләрне башкару һәм җиһазларны китерү вакыты, якларның җаваплылыгы тора.
Әгәр башкаручы килешүдә билгеләнгән вакыт эчендә үз йөкләмәләрен үтәмәсә, кулланучы:
- башкаручыга яңа срок билгеләргә;
- эшне башкаруны өченче затларга йөкләргә яки аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны түләтүне таләп итәргә;
- эшне башкарган өчен бәяне киметүне таләп итәргә;
- эшне башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тартуны таләп итәргә хокуклы.
Җитештерелгән җиһазларда кимчелекләр табылганда кулланучы:
- кимчелекләрне түләүсез бетерүне;
- башкарылган эшнең бәясен киметүне;
- шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки кабат эш башкаруны;
- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең кимчелекләрен бетерү буенча тотылган чыгымнарны түләтүне;
- җитди кимчелекләр булганда килешүне өзүне таләп итәргә хокуклы.
Кулланучыларга җиһазларны өйгә китергәндә игътибарлы булырга кирәк. Кабул итү актында барлык күренгән кимчелекләр дә теркәлергә тиеш.