Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кибеттә консультация өстәле барышында кулланучыларга сатучыга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибен аңлаттылар.
Кибеткә товарны кайтару хокукы «Кулланучыларга товар сатканда кулланучылар хокукларын яклау» РФ Законының II бүлеге тарафыннан товарны шәхси файдалану өчен сатып алучы барлык затлар өчен регламентташтырыла.
Формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы товар сатып алынганнан соң 14 көн эчендә сатучыга кире кайтарыла ала. Шул ук вакытта срок сатып алу көненнән соң икенче көннән исәпләнә башлый.
Шунысын да әйтергә кирәк, һәр тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарып булмый. Закон чыгаручы алмаштырып та, кире кайтарып та булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеген билгеләде. Моннан тыш, кире кайтарылган вакытта товар үзенең беренчел үзлекләрен сакларга тиеш: тышкы кыяфәте, комплектациясе, ярлыклары, биркалары, шулай ук килешү төзелү фактын раслаучы товар чегы булырга тиеш.
Кибеткә товарны кайтару сатып алучының гаризасы нигезендә башкарыла, анда кыскача товарны кайтаруның сәбәбе бәян ителә һәм сатучы тарафыннан товарны кабул итү, аны алмаштыру яки элек төзелгән килешүне өзү турында үтенеч бирелә.
Сыйфатсыз товар - ул билгеләнгән максат буенча кулланырга яраксыз яки аны куллану чикләнгән товар.
Сыйфатсыз товар сатып алынган очракта кулланучы:
- шул ук маркалы тиешле сыйфатлы товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- бәяне яңадан исәпләп, башка маркалы товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне таләп итәргә;
- товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерүне яки кулланучы яки өченче затлар тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләүне таләп итәргә;
- сату-алу килешүен өзүне таләп итәргә хокуклы.
Кибеткә товарны кире кайтару өчен сатучыга мөрәҗәгать итәргә һәм ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр итәргә кирәк. Үзең белән товар чегы һәм паспорт булырга тиеш. Әгәр сатучы кулланучының таләпләрен үтәүдән баш тартса, ачыкланган кимчелекләрне тасвирлап һәм үз таләпләрен күрсәтеп, кибет җитәкчесе исеменә дәгъва төзергә кирәк. Дәгъвага җавапны сатучы ун көн эчендә бирергә тиеш. Кулланучының алга таба гамәлләре алынган җавапка бәйле.