Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәрендә урнашкан « Золотая жила» ювелир кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары белән расланган кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган ювелир һәм башка әйберләрне сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Ювелир һәм башка кыйммәтле металл һәм (яки) кыйммәтле ташлардан эшләнгән әйберләрдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясында каралган таләпләрнең берсен, шул исәптән акчаларны кайтаруны яки товарны алыштыруны күрсәтергә хокуклы.
Тиешле сыйфатлы товар буларак, югарыда күрсәтелгән товарлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, чөнки алар алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керә. Әмма бу кагыйдә дистанцион рәвештә сатып алынган товарларга кагылмый. Товарны дистанцион рәвештә сату ысулы белән кыйммәтле металллардан һәм (яки) асылташлардан ясалган бизәнү әйберләрен, шулай ук сертификатланган тиешле сыйфатлы кырыйлы асылташларны, әгәр аның товар төре, куллану үзлекләре, әлеге товарны сатучыдан сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы һәм пакеты сакланып калган очракта кайтарырга мөмкин. Кулланучының сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы булмавы аны бу сатучыдан кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләре сатып алуның башка дәлилләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
Чараның төп максаты - кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү.
Чара барышында кулланучыларның төрле темаларга хокукларын яклау тематикасы белән буклетлар таратылды.