Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Чәч киптерү өчен фен сатып алдым, әмма 10 көннән соң фен эшләми башлады. Кибеттә товарны кабул итмиләр, чөнки сатучы кулланучы үзе фенның эшләмәвендә гаепле ди, һәм сыйфатсыз товарны алыштыру вакыты тәмамланган дип аңлата. Мин сатып алынган товарны алыштыра аламмы яки акчаны кире кайтара аламмы?
Белгеч аңлатма бирде:
- Кулланучылар хокукын яклаучы законның 18 статьясының 1 пунктына ярашлы рәвештә, кулланучы, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, шул ук маркадагы товарга, модельгә яки артикулга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук законның 21 статьясының 1 пункты нигезендә, сатып алучыга күрсәтелгән таләпне кулланучы күрсәткән көннән алып 7 көн эчендә товарны алыштырырга кирәк. Сатучыларның гамәлләре законлы түгел. Кибет сыйфатсыз товарны алыштырырга яки акчаны кулланучыга кире кайтарырга тиеш.
Бу хәл уңышлы хәл ителә, гр. Зга сыйфатсыз товарны сыйфатлы товарга алыштырдылар.