«Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектында семинар-укулар үткәрделәр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

2023 елның 25 апрелендә «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объекты (Арча районы) сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде.

Семинар барышында кулланучы өчен мәгълүмати почмакларны, сәүдә объектының тулы исеме һәм эш вакыты язылган элмә такталарны рәсмиләштерүнең төп кагыйдәләре аңлатылды.

Сатучының бурычлары:

- Сатып алучыларга ул саткан товарга кагылышлы барлык мәгълүматларны (бәясе, исеме, әйберләрнең куллану үзлекләренә кагыла) бирергә.

- Сатып алучыга продукт өчен исәп-хисаптан соң чек яки квитанция бирергә.

- Шикаятьләргә һәм дәгъваларга нигезле булган очракта вакытында җавап бирергә.

- Күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм товарларның куркынычсызлыгын күзәтергә.

Шулай ук сатучылар бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинчелек алдылар.

Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International