Чаллы шәһәренең «Пятерочка» кибетендә профилактик чаралар үткәрделәр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Пятерочка» кибетендә киң профилактик чара үткәрделәр.

Чара барышында белгечләр кибет хезмәткәрләре, кулланучылар белән очраштылар. Кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән кулланучыларга экологик чиста товарлар һәм экологик чиста азык-төлек бирү, кулланучылар тарафыннан файдалырак товарларны сайлау мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү кирәклеге турында сөйләштеләр. Кибет хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары аңлатылды.

«Пятерочка» кибете кулланучыларына үз хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү тәртибе, кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире  кайтару һәм алмашу мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр бирелде.

Барлык катнашучыларга да кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552) 71-43-03.

Мондый чараларның максаты: Яр Чаллы шәһәре халкының куллану белемен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International