Хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге турында

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Кулланучылар базары өлкәсендә сораулары булган һәр кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗына консультация сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Әмма, ТР буенча Роспотребнадзор һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләренең кайбер районнарда булмавын исәпкә алып, барлык халыкның да кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм сорап дәүләт структуралары белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 244-ФЗ номерлы Федераль закон белән җирле үзидарә «Кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыруга шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, шәһәр эчендәге бүленешле шәһәр округы, шәһәр эчендәге шәһәр округы җирле үзидарә органнарының хокукы өлешендә өстәмәләр кертелде.

Җирле үзидарә органнарының кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлеге бу өлкәдә халыкның активлыгын һәм белемен арттыра. Шул ук вакытта, иң мөһиме, һәр гражданның хакимият органнары вәкилләре тарафыннан консультатив ярдәмгә хокукын тәэмин итә.

Әйтик, Зәй районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре тарафыннан гражданнарга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү пунктының Зәй муниципаль районы администрациясе белән уртак эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International