Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Элитмаркет» сәүдә үзәгендә сәнәгать товарларын, шул исәптән вакытлы булмаган басмаларны ваклап сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен укулар үткәрделәр.
Бүлек белгечләренә килгән кулланучылар мөрәҗәгатьләрендә еш кына нинди дә булса характеристикалар буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы товарны кибеткә кайтару турында сорау бирелә. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Законы кулланучылар хокукларын яклау турында 25 статьясында (1 пункт) кулланучыга мондый хокук бирә, әмма монда аерымлыклар бар.
Мәсәлән, вакытлы булмаган басмалар (китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм нота басмалары, рәсем өчен басмалар, календарьлар, буклетлар, техник мәгълүмат чараларында кабатланган басмалар) тиешле сыйфатлы, алмашынырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә.
Әлеге исемлек РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган.
Бу исемлекнең 14 нче пунктында китаплар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган товар буларак күрсәтелә. Сәбәбе теләсә нинди булырга мөмкин: ошамаган, кирәк булмаган һ.б. шуңа күрә китаплар сатучы сатып алучыдан законлы рәвештә кабул итмәскә мөмкин булган товарның бер төре булып тора. Әмма бу товарда кимчелек теркәлгән очракларга кагылмый.
Шуңа күрә мондый товарларны сайлаганда игътибарлы булырга кирәк, чөнки әгәр сез кирәкмәгән әйберне сатып алсагыз, мондый товарны кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин түгел.